Биографиясе

1935 елның 15 марты, БАССРның Эстәрлебаш районы Куганакбаш авылы – 2004 елның 14 гыйнвары, Казан, туган авылында җирләнә.

Казан университетын (1964), А.М.Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы Югары әдәби курсларны (Мәскәү, 1985) тәмамлый. Татарстан китап нәшриятында мөхәррир (1967–1971), Татарстан Республикасы Дәүләт филармониясендә әдәби бүлек мөдире (1971–1977) вазифаларын башкара.

1977 елдан Ташкентта яши: «Үзбәкфильм» киностудиясендә өлкән мөхәррир, Бөтендөнья авторлар хокуклары ассоциациясенең Үзбәкстан Республикасы буенча вәкаләтле вәкиле, 1979 елдан «Йылдыз» кырым-татар журналында әдәби хезмәткәр. 1980–1990 елларда «Ватаным Татарстан» газетасының, «Татар-информ» агентлыгының һәм Үзәк Азиядәге БДБ илләре буенча «Азатлык» радиостанциясенең үзхәбәрчесе.

Иҗаты

1988 елдан Симферополь шәһәрендә яши. «Чалгы җыры» (1977), «Яшьлек һәйкәле» (Таш., 1979), «Җыр төбәген сагынып» (1984), «Каракаш» (Таш., 1989), «Көньяк гөлләре» (1990), «Иман гасыры» (2002), «Ефәк кәрваннары» (2002) шигырь җыентыклары, «Ник елыйсың, курчагым?» (2000), «Урал кунагы» (Уфа, 2002) балалар китаплары авторы.

Ә.М.Синугылның төрле географик җирлектә туган шигырьләре шул төбәкләр белән тыгыз бәйләнеше, туганлык мөнәсәбәтләре, татар халкына, аның теленә һәм какшамас рухына ихтирамы турында сөйли.

Иҗатына классик шәрык шигъриятенең йогынтысы зур. Тәрҗемә өлкәсендә дә хезмәтләре күп. Татар әдәби теленә Й.Баласагуниның «Котадгу белек» поэмасыннан өзекләрне, Әбүгалисина, Галишер Нәваи, Хафиз, Сәгъди, Р.Гамзатовларның шигырь һәм поэмаларын тәрҗемә итә.

Әдәбият

Миңнегулов Х. Мәхәббәт һәм нәфрәт шагыйре // Гасырлар өнен тыңлап... Казан, 2003.

Писатели Советского Узбекистана. Ташкент, 1984.

Автор – Г.М.Габделхакова