Биографиясе

1938 елның 6 гыйнвары, Балык Бистәсе районы Яншык авылы — 2003 елның 21 августы, шунда ук.

Казан педагогия институтын тәмамлый (1963).

1961 елдан ТАССР МС каршындагы Радиотапшырулар һәм телевидение комитетының Казан, 1963 елдан Лениногорск студияләре режиссёры.

1993–1998 елларда «Заман сулышы» (Лениногорск шәһәре) газетасында сәнәгать бүлеге мөдире, бер үк вакытта, 1989–2003 елларда, Лениногорск халык театры режиссёры.

Иҗаты

«Хисләр давылы» (Лениногорск, 1992), «Җырларымнан мине эзләгез» (Лениногорск, 1993), «Сыкрау» (Лениногорск, 1997), «Заман белән бәхәс» (1997), «Юлларда язмышлар» (2000), «Тормыш кыры» (2001), «Ишетәсеңме?» (2002), «Мин яшәдем» (2008) җыентыклары авторы. Шиһапов иҗатының төп темасы — авыл тормышы, пейзаж һәм мәхәббәт лирикасы; аның поэзиясенә фәлсәфи уйланулар һәм җылы юмор хас.

Истәлеге

2003 елда Лениногорск халык театрына Шиһапов исеме бирелә.