- РУС
- ТАТ
украин шагыйре, рәссам
1814 елның 9 марты, Киев губернасы, Звенигород өязе Моринцы авылы — 1861 елның 10 марты, Санкт-Петербург.
«Кобзарь» шигырь җыентыгы (СПб., 1840), «Катерина» (1839; СПб.та нәшер ителә, 1840), «Гайдамаклар» («Гайдамаки», СПб., 1841), «Наймичка» (1845; «Записки о Южной Руси» журналында нәшер ителә, 1857, 2 т.), «Мария» (1859; СПб.та нәшер ителә, 1907) поэмалары һ.б. авторы.
1857 елның 13 сентябрендә сөргеннән кайтып барганда, Шевченко Казанны күзәтә һәм көндәлегенә: «Казан шәһәрчеге — Мәскәүнең бер почмагы. Бу әйтемне мин беренче тапкыр 1847 дә, фельдъегерь белән Оренбургка озатылганда, Сембер губернасының почта станциясендә ишеттем. Сембернең ниндидер таза гына бер дала кешесе, мине озатып баручыга Казанның матурлыгын тасвирлаганда, сөйләгәннәрен шушы шома әйтем белән төгәлләп куйды. Бүген иртүк Казанны ерактан күрдем, һәм күптән ишетелгән мәкаль үзеннән-үзе искә төште һәм ирексездән телдән ычкынды. Пароход якорьне төшерүгә, мин ярга сикереп төштем дә, чирек сумга татар арбасына утырып шәһәргә киттем. Ерактан да, якыннан да, эченнән дә Казан бик тә Мәскәүнең бер почмагын хәтерләтә: чиркәүләрдән, чаң манара ларыннан алып, күмәчләргә кадәр, бөтен җирдә, адым саен ак ташлы Мәскәүнең тәэсире сизелә. Хәтта, һичшиксез, татарлар заманы истәлеге булган Сөембикә манарасы Сухарев манарасының карындаш кыз туганын хәтерләтә. Кремльгә илтүче Зур урам (әлбәттә, Мәскәү урамы) үзенең һавалылыгы һәм түшәлгән юлы белән Нева проспектына охшаган. Урам, өч зур ионик портик белән бизәлгән университетның гаҗәеп бинасы белән башланып китә. Кызганыч, бу матур бинага мәйдан җитешми. Пароходка кайтып барышлый, юлның уң ягында Явыз Иван патша Казанны яулаганда һәлак булганнарның сөякләре өстендә корылган һәйкәл күрдем. Әлеге портиклы кисек пирамида Явыз Иван патша чатыры торган урында куелган бугай. Сагышлы һәйкәл», — дип язып куя.
Сочинения: В 4 т. М., 1977.
Знаменитые люди о Казанском крае. К., 1990.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.