Биографиясе

1901 елның 12 сентябре, Казан — 1969 елның 7 июле, Алма-Ата.

Рус телендә яза.

1936 елдан Алма-Атада яши, Казакъстан дәүләт нәшриятында мөхәррир, тәрҗемәче булып эшли.

«Җиде диңгез аша» («Через семь морей», А.-А., 1958), «Ал канатлар» («Алые крылья», А.-А., 1969) повестьлары, «Гафур гаиләсе» («Семья Гафура», А.-А., 1969) романы авторы.

Казакъ (М.Ауэзов, С.Сәйфуллин, С.Муканов һ.б.) һәм татар авторларының (Г.Ибраһимовның «Казакъ кызы» — «Дочь степи», «Татар хатыны ниләр күрми» — «Татарка», «Тирән тамырлар» — «Глубокие корни», К.Нәҗми хикәяләре) әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итә.

Әдәбият   

Исхаков Б. Казак-татар әдеби байланысы. А.-А., 1976.