- РУС
- ТАТ
Шагыйрь, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2006)
1950 елның 30 маенда Татарстанның Кукмара районы Аман Оштырма авылында туган.
Казан химия-технология институтында укый (1967–1968).
Шигырьләрендә («Тәрәзәдәге утлар» (1983), «Күк һәм күңел йолдызлары» (1989), «Мәңгелек сер» (2005) җыентыклары) һәм поэмаларында («Чокырча тавы»; «Алмагачлар сагышы» икесе дә – 1983; «Бакча», «Фатыйма мәхәббәте», икесе дә – 1989; «Йорт иясе», 1996; «Зәйтүнә мәхәббәте», «Азатлык», икесе дә – 2008 һ.б.) Шәрипов кешенең җирдәге урыны, җәмгыять тормышында аның роле, әхлак мәсьәләләре турында уйлана.
Балалар өчен «Ян, учагым!» (1988) китабы авторы.
Татарстан Язучылар берлегенең Ш.Маннур, Г.Исхакый (2017), С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләре, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге (2025) лауреаты.
Азатлык көне. Казан, 2012.
Учагың сүрелмәсен // Вәлиев М. Әйтер сүзең булса. Казан, 1988.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.