Тәхәллүсе, чын исеме һәм фамилиясе — Шакирҗанов Касыйм Хәсән улы.

Биографиясе

1902 елның 15 июне, Оренбург шәһәре — 1920 елның июне.

1916–1917 елларда Оренбург татар-рус земство мәктәбендә, 1917–1918 елларда — «Галия» мәдрәсәсендә (Уфа) укый.

1917 елгы революция һәм Гражданнар сугышы вакыйгаларында, Оренбургта комсомол оеш масын булдыруда катнаша.

1916 елдан Уфада яши: губерна комитеты әгъзасы, татар-башкорт коллегиясенең матбугат бүлеге мөдире, «Алга», «Кызыл Яу», «Яшь коммунист», «Яшь көч» газеталарында революцион рухтагы шигырьләрен бастыра. РКСМның 3 нче губерна съездында комсомолның Уфа губерна комитеты әгъзасы, комсомолның 3 нче Бөтенроссия съезды делегаты итеп сайлана.

Мәмәк авылы янында Совет хакимияте дошманнары кулыннан һәлак була.

Шигырьләре «Октябрь җиле» (1960), «Йөрәк ялкыны» (1971) җыентыкларына кертелә.

В.Маяковский, Э.Багрицкий шигырьләрен, М.Горький хикәяләрен татар теленә тәрҗемә итә.

Әдәбият   

Әдипләребез: Биобиблиогр. белешмәлек. К., 2009. Т. 2.