Биографиясе

1918 елның 14 гыйнвары, Перовск шәһәре, хәзер Кызылурда шәһәре, Казакъстан — 1996 елның 18 ноябре, Казан.

Җәләлабад педагогия техникумын тәмамлаганнан соң (1936), шунда ук укыта.

1937 елдан Казан педагогия институтында укый, 1944 елда Сталинабад педагогия институтын тәмамлый.

1948 елдан ТАССР Мәгариф министрлыгында, мәктәпләр инспекторы, министр урынбасары (1950 елдан).

1952 елдан Казан өлкәсе башкарма комитеты халык мәгарифе бүлеге мөдире.

1953 елдан ТАССР мәдәният министры урынбасары.

1962 елдан мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы өлкә комитеты рәисе, 1978 елдан Казан галимнәр йорты директоры, 1991 елдан Салих Сәйдәшев музее директоры.

Рус, Европа, үзбәк һәм казакъ язучыларының, шул исәптән А.И.Герценның «Кем гаепле?» («Кто виноват?», 1964) романын, Э.Хемингуэйның «Карт һәм диңгез» («Старик и море», 1971) повестен, дубляж өчен нәфис фильм текстларын, шул исәптән 1970 елларда Э.Рязановның ТАССР телевидениесеннән күрсәтелгән «Автомобильдән саклан», Э.Кареловның «Ике иптәш хезмәт итте», В.Басовның «Калкан һәм кылыч» фильмнары текстларын татар теленә тәрҗемә итә.

«Совет Татарстаны сәнгате» фильмы сценарие авторы (1950).

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият   

Шамова А.А. Первый директор музея Салиха Сайдашева // Салих Сайдашев. Величие и трагизм личности. К., 2011.

Автор — Ә.А.Шамова