Псевдонимы Лена Шагыйрьҗан.

Биографиясе

1945 елның 4 июне, Актаныш районы Пучы авылы — 2017 елның 16 гыйнвары, Казан; Әтнә районы Күлле Киме авылында җирләнә.

Казан педагогия институтын тәмамлый (1967).

1968–1973 елларда ТАССРның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле җырчысы, 1974–1987 елларда ТАССР Дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар комитетында тәрҗемәче булып эшли.

Иҗаты

1982 елда туган якка, чордашларга, яшьлеккә һәм мәхәббәткә багышланган «Мөлдерәмә күңел» исемле беренче җыентыгын бастыра. «Ышанам йөрәгемә» (1986), «Иман әлифбасы» (1993), «Шигырьләр, поэма» (1996), «Боҗра вә Хөҗрә» (2002), «Хуш исләре җиһан гөлләренең» (2011) шигырь һәм поэма җыентыклары авторы.

Шакирҗанова поэзиясенә лирик-публицистик характер, шулай ук үзенчәлекле аһәң, милли төсмер хас.

«Сагынмаклык» (2005) китабында татар халкының күренекле шәхесләре — С.Хәким, Р.Яхин, С.Садыйкова турында истәлекләр, замандашларына поэтик багышлаулар, әдәби-тәнкыйть мәкаләләре тупланган.

«Дөнья базары, яхуд Яңа Америка фаҗигасе» (2001) поэмасында, «Галәм кисәтүе» (2006) фәлсәфи поэма-аллегориясендә актив гражданлык позициясе, публицистик пафос чагылыш таба.

Балалар өчен язылган шигырьләре («Канатлы ат», 1999) үсеп килүче буында татар әдәбияты һәм теленә мәхәббәт тәрбияли.

А.Пушкин, А.Ахматова, М.Цветаева, Низами әсәрләрен, Й.Баласагунинең «Котадгу белег» («Игелекле белем», 1995) поэмасының аерым бүлеген һ.б.ны татар теленә тәрҗемә итә.

Бүләкләре

ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2011).

Әдәбият   

Вәлиев-Барҗылы М.Х. Безнең урамнарның бәйрәме // Казан утлары. 1995. № 3; 

Рахмани Р. Шагыйрәнең язмыш келәме // Казан утлары. 2003. №4; 

Вәлиулла И. Һәр шагыйрь — бер дәрья. К., 2006.

Автор — Ф.Ф.Хәсәнова