Биографиясе

1913 елның 7 марты, Оренбург өлкәсенең Тоцкий районы Кондызлытамак авылы — 1980 елның 25 августы, Казан.

Ташкент укытучылар институтын (1930), Татар сәнгать техникумын (1936) тәмамлый.

1935 елдан Казанда.

1941–1953 елларда Халык иҗаты йортында эшли, директор (1946 елдан).

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Иҗаты

Казан һәм Башкорт курчак театрларында куелган «Шүрәле» (1938), «Мәч-Мәчин» (1939), «Айтуган» (1941), «Кечкенә партизаннар» (1947), «Бәхет кошы» (1956) һ.б. драма балладалары авторы.

«Энҗе бөртекләре» (1948), «Тугыз гашыйк» (1957), «Таң җыры» (1960), «Әй, әшнәләр, әшнәләр!» (1968) һ.б. пьесалары революция каһарманнарына, алдынгы хезмәтчәннәргә багышлана. Аларның күбесе Татар дәүләт күчмә театры һәм Минзәлә татар драма театры тарафыннан куела.

Т.Г.Шевченко, А.Н.Островский һ.б. авторлар пьесаларын татар теленә тәрҗемә итә.

Бүләкләре

Кызыл Йолдыз ордены, медаль белән бүләкләнә.

Әсәрләре  

Пьесалар. К., 1973; 

Гөмбәз асты серләре. К., 1979.