Биографиясе

1913 елнаң 28 апреле, хәзер БРның Кушнаренко районы Каратәкә авылы —  1963 елның 5 сентябре, Казан.

Сабый чагында ук ятим кала, бәхет эзләп ил гизәргә чыгып китә. 1931 елда караучысыз калган яшьүсмерләр колониясенә эләгә, шунда башлангыч белем ала, матур әдәбият белән кызыксына башлый.

1934–1938 елларда Казан педагогия институтында укый.

Башкортстан вакытлы матбугатында эшли, әсәрләре Татарстан газеталарында һәм журналларында басыла. Лирик хикәяләр, очерклар, колхоз-совхоз театрлары өчен пьесалар яза. 1941 елда революциягә кадәрге авыл, татар һәм башкорт крәстияннәре тормышы турындагы «Уйналмаган скрипка» (1941) хикәяләр җыентыгын нәшер итә.

1942–1949, 1950–1955 елларда репрессияләнә; аклана.

1955 елдан Казанда.

«Бездә ел буе яз» очерклар (1959), «Тормыш баскычлары» (1961), «Уяну» (1963; русчага тәрҗемәсе «Пробуждение», М., 1967), «Тормыш чакыра» (1964), «Якты өметләр» (1973) хикәя һәм повестьлар җыентыклары авторы.

Әсәрләре    

Сайланма әсәрләр. К., 1967.

Әдәбият 

 Әдипләребез: Биобиблиогр. белешмәлек. К., 2009. Т. 2.