- РУС
- ТАТ
Язучы
1889 елның 22 марты, Оренбург губернасы Варламово поселогы — 1954 елның 25 апреле, Мәскәү.
«Дүрт башлык» («Четыре главы»), «Нух көймәсе» («Ноев ковчег»), «Черемә» («Перегной»), «Хокук бозучылар» («Правонарушители») – барысы да – 1922, «Виринея» (1924), «Очрашу» («Встреча», 1925), «Хаин кабак» («Каин-кабак», 1926), «Үз җиреңдә» («На своей земле», 1946) повестьлары, «Юлдашлар» («Попутчики», 1924) романы, «Наташа» (1937), «Угыл» («Сын», 1949) пьесалары, хикәяләр, очерклар авторы.
1933 елда, 1 нче Бөтенсоюз язучылар съездына әзерлек белән бәйле рәвештә, бер төркем Мәскәү язучылары белән Казанга килә. Казан әдипләре һәм журналистлары белән очраша; Л.Н.Сәйфуллинаның Заречье эшчеләр клубындагы чыгышы «Мин ничек язам» («Как я пишу») темасына багышланган.
Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Собр. соч.: В 6 т. М.–Л., 1929–31;
Сочинения: В 2 т. М., 1980.
Лидия Сейфуллина в воспоминаниях современников. М., 1961.
Яновский Н. Лидия Сейфуллина: Критико-биогр. очерк. М., 1972.
Русские писатели. XX век: Биогр. словарь. М., 2000.
Автор — Г.А.Балакин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.