- РУС
- ТАТ
Габделсаттаров Габделрәхим Сөләйман улы. Шагыйрь
1912 елның 15 августы, хәзер Башкортстан Республикасының Чишмә районы Түбән Хаҗәт авылы – 1943.
1939 елдан соң Казанда, «Яшь сталинчы» газетасы редакциясендә эшли.
1941 елның көзендә сугышка алына, 1942 нең июнендә әсирлеккә төшә. Вустрау фашистлар лагеренда «Җәлилчеләр төркеме» әгъзасы була. 1943 елның июнендә лагерьдан кача. Алдагы язмышы билгесез.
12 яшьтән яза, вакытлы матбугатта басыла башлый. Сугыш елларында язылган мәхәббәт, Ватан, тугрылык турындагы «Ант», «Әнкәмә хат», «Әсирләр», «Халкым өчен», «Бүленгән җыр» шигырьләре «Җыр дәвам итә» (1966), «Өч көрәшче шагыйрь» («Три поэта-воина», 1979) исемле коллектив җыентыкларга кергән.
Безнең буын. Казан, 2006.
Әдипләребез: Биобиблиогр. белешмәлек. Казан, 2009. Т. 2.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.