Биографиясе

1911 елның 30 августы, Күкчәтау шәһәре, хәзерге Казахстан Республикасы – 1998 елның 7 июле, Казахстан Республкасының Күкчәтау өлкәсе Кызылъяр авылы.

Казан педагогика техникумын тәмамлагач (1931), «Яшь ленинчы», «Кызыл яшьләр» газеталарында, «Пионер» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр.

1935–1937 елларда Казан педагогика институтында укый.

1930 елларда яза башлый. «Ярату» пьесасы (1936), «Дуэль» повесте (1937), «Постта» шигырь җыентыгы (1937) һ.б. революцион романтика рухында иҗат ителгән.

1937 елда, «корткыч элемент» Г.Ибраһимов белән элемтәдә булганы өчен гаепләнеп, атарга хөкем ителә. Соңрак хөкем карары 10 елга ирегеннән һәм аннан соң 5 елга гражданнар хокукларыннан мәхрүм итүгә үзгәртелә. Җәза срогын Колымада, Казан, Бөгелмә, Свердловск, Чиләбе, Төмән, Тобол төрмәләрендә үти. 1948 елда иреккә чыга, 1956 елда аклана.

Иҗаты

Тоткынлыктан соң иҗат иткән әсәрләре, нигездә, автобиографик характерда. «Дала дулкыннары» (1957) лирик шигырьләр җыентыгы туган җир, аның табигате, яшьлек, мәхәббәткә багышлана.

Тарих белән кызыксына. Көндәлек матбугатта аның татар әдәбияты тарихы, мөһим вакыйгалар, билгеле шәхесләр турындагы язмалары басылып килә.

Чирәм җирләрне күтәрүчеләргә багышланган «Күкчәтау далаларында» романында (1965), үзенең шәхси күзаллауларына нигезләнеп, совет системасының гаделсезлеген ачып бирә.

«Төн кызы» (1971) җыентыгына тупланган хикәяләрендә, «Мәхәббәт картаямы?» (1980) повестенда казах авылларының гүзәл табигатен, халкының гореф-гадәтләрен, хезмәтен, бәйрәмнәрен матур итеп сурәтли.

Балачак хатирәләренә нигезләнеп язылган «Аристократ» (1969), «Тәүфыйксыз бала» (1969), «Яңа маҗаралар» (1971), «Яшел йортның тарихы» (1978) әсәрләре балаларны казах далаларының табигате, хайваннар дөньясы, көндәлек тормышы белән якыннан таныштыра.

«Имәннәр тамыр җәйгәндә» (1986) тарихи роман-эпопеясы Казахстанда Октябрь революциясе вакыйгаларына багышлана. Тәнкыйтьләнүгә карамастан, роман татар әдәбияты тарихында Казахстан татарларының совет хакимияте өчен көрәшен тарихи яктан дөрес тасвирлаган беренче әсәр булып кала.

Автор бигрәк тә татар әдәбиятында беренчеләрдән булып ГУЛАГ темасын яктырткан «Колыма хикәяләре» (1989; икенче исеме «Тайгак кичү»; рус теленә тәрҗемәсе «Черная Колыма», 1991) автобиографик романы белән таныла. Роман ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була (1990), Казан татар яшь тамашачылар театры сәхнәсендә куела (1995).

Гомеренең соңгы елларында И.Н.Салахов кабат тарихка мөрәҗәгать итә. Аның «Күкчәтау татарлары» (1995) исемле публицистик мәкаләләр жыентыгы Казахстан татарлары тарихы буенча мөһим чыганак булып тора.

И.Н.Салаховның тәрҗемә өлкәсендә дә хезмәтләре бар. Ул М.Светлов, А.Прокофьев, С.Сейфуллин, И.Жансогыров һ.б.ның әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.

Бүләкләре

Казахстан Республикасының «Парасат» ордены белән бүләкләнә.

Әдәбият

Минһаҗева Л. Ибраһим Салахов иҗаты. Казан, 1999.

Автор – Г.М.Габделхакова, Л.И.Минһаҗева