Биографиясе

1888 елның 22 марты, Казан губернасы, Спас өязе Карамалы авылы – 1937 елның 3 марты, Казан шәһәре.

 «Мөхәммәдия» (Казан) мәдрәсәсендә укый.

1912–1918 елларда Уфада яши, «Галия» (1915–1917) мәдрәсәсендә укыта.

1906–1917 елларда «Йолдыз», «Тормыш» газеталарында, «Аң», «Ялт-Йолт», «Ак юл» журналларында әдәби-тәнкыйди һәм публицистик мәкаләләр бастыра.

1918 елдан Казанда. Техникумнарда, 6 нчы берләштерелгән татар-башкорт (хәрби) командирлары мәктәбендә укыта, ТАССРның Мәгариф, Җир эшләре халык комиссариатларында эшли.

1923–1925 елларда «Кызыл Татарстан», «Крестьян газеты» газеталарында, 1927–1929 елларда «Яңалиф» журналында мөхәррир. 1926 елның апрелендә «Яңалиф» җәмгыяте белән җитәкчелек итә башлый.

1930–1935 елларда Татар коммунистлар университетында, Татар педагогика институтында укыта. Тарихи һәм сәяси мәсьәләләргә, Г.Кариев, Ш.Бабич, М.Гафури, Ш.Усманов һ.б. иҗатларына, татар әдәбияты үсешенә багышланган публицистик брошюралар һәм мәкаләләр авторы. 1913 елда «Аң» журналында басылган «Сәгыйть Сүнчәләй шигырьләре» мәкаләсендә нәфислек, субъектив башлангычның беренчеллеге, хисчәнлек, яңгыраш матурлыгы, гармония кебек аһәңлелек билгеләрен формалаштыра. «Футуризм» мәкаләсендә («Йолдыз» газетасы, 1914) рус әдәбиятында авангард идеяләренә карата тискәре мөнәсәбәт белдерә, аларны «кысыр» һәм «үле туган» агымнар дип атый; татар әдәбиятында яңа үсеш юлларын эзләү психологизмны эмоциональ баету һәм тирәнәйтү, әдәби ысулларның төрлелеген арттыру хисабына барырга тиеш, ди.

Иҗаты

«Зимагур» (1921), «Крушниклар» (1921), «Двор өендә» (1925) хикәяләрендә революциягә кадәрге тормышны тәнкыйтьли; «Һани» (1923), «Елан токымы» (1931), «Кызыл эшелон» (1932), «Корбый иптәш» (1933), «Беренче адымнар» (1933) хикәяләр һәм повестьлар җыентыкларында, «Өч нарат» (1930) романында Гражданнар сугышы, социалистик төзелеш, күмәкләштерү вакыйгаларын тасвирлый. «Ямьсез тормыш» (1915, «Сәйяр» труппасы куя), «Җәмәгать хәдиме» (1916) пьесаларында татар җәмгыяте өчен мөһим булган хатын-кыз эмансипациясе һәм белем алу мәсьәләсен күтәрә, татар кызлары өчен гимназияләр булдыру идеясен яклап чыга. «Безнең заман» (1912; «Сәйяр» труппасы куя), «Дошманнар» (1921; Беренче татар дәүләт театры куя), «Зәкуан мулла шәҗәрәсе» (1929; Татар академия театры куя), «Зөбәрҗәт» (1936; шунда ук куела) пьесаларында сыйнфый көрәш, яңа тормыш төзү күренешләре сәнгатьчә оста тасвирлана. Халыкның хокуксызлыгын, крәстиян общинасының таркалуын, авыл кешесенең авылдан читкә эш эзләп китүен сурәтләп, Ф.Сәйфи-Казанлы тормышка буржуаз мөнәсәбәтләрнең үтеп керүен күрсәтә. Аерым хикәя һәм пьесаларында марксистик-ленинчыл идеяләрне пропагандалау өстенлек итә,геройларның үз-үзләрен тотулары психологик яктан ышандырырлык түгел.

Г.Тукай (1–3 т., 1929–1931), Г.Камал (1–2 т., 1929–1930) әсәрләрен бастыру өчен текстологик әзерләү эшен башкара.

С.Сүнчәләй, Г.Камал, Ф.Әмирхан иҗатларын өйрәнә («Өч татар классигы», 1929). Россия, Татарстан тарихына, француз революциясенә багышланган хезмәтләр, урта мәктәпләр өчен тарих дәреслекләре, атеистик характердагы мәкаләләр авторы. 1936 елның сентябрендә, «Троцкийчы милләтчеләрнең контрреволюцион-террористик оешмасы» эше буенча гаепләнеп, атып үтерелә; үлгәннән соң аклана.

Әсәрләре

Татар иле. Казан, 1920 (автордаш).

Сайланма әсәрләр. Казан, 1960.

Әдәбият

Татар әдәбияты тарихы. Казан, 1989. Т. 4.

Заһидуллина Д.Ф. Әдәбият кануннары һәм заман. Казан, 2000.

Автор – Д.Ф.Заһидуллина