Биографиясе

1321 тирәсе – 1396, Мисыр.

Урта Иделдә дөньяга килә.

Укуы һәм шагыйрь булып формалашуы Сарай әл-Җәдид шәһәре белән бәйле. 1380 елларда Мәмлүкләр Мисырына китә, солтан сараенда хезмәт итә.

Сәйф Сараи мирасының бер өлеше генә, шул исәптән «Китабе Гөлестан бит-төрки» (1391) җыентыгы кулъязмасы, лирик шигырьләре һәм Мисырда Әбү ибне-Кадыйр төзегән «Ядкәрнамә» җыентыгына кергән «Сөһәйл вә Гөлдерсен» (1394) поэмасы саклана.

Поэма назыйрә жанрында язылган 8 шигырьдән тора. Авторның максаты – аерым кешеләр язмышы мисалында «заман бәласе»н күрсәтү. Сюжет нигезен әсир Сөһәйл белән җиңүче хаким Аксак Тимер кызы Гөлдерсеннең фаҗигале мәхәббәте тәшкил итә. Кыз егетне тоткынлыктан коткарып, аның белән бергә кача, ләкин юлда сусаудан һәм ачлыктан үлә. Сөһәйл өметсезлектән үз-үзен үтерә.

Поэманың бер бәйтендә болай диелә: Сөһәйлне күреп, Гөлдерсен аның ягына «Гөнәш гәрдендә йөргән мисле Йир тик» («Кояш әйләнәсендә йөргән Җир төсле») борыла. Әсәр авторы өчен дөньяның гелиоцентристик система идеясе гадәти төшенчә була (Н.Коперник ачышына кадәр 150 ел алдан).

Әсәрләре

Гөлестан. Лирика. Дастан. Казан., 1999.

Әдәбият

Миңнегулов Х.Ю. Сәйф Сараи: Тормышы һәм иҗаты. Казан, 1976.

Наджип Э.Н. Тюркоязычный памятник XIV в. «Гулистан» Сейфа Сараи и его язык: В 2 ч. Алма-Ата, 1975.

Миннегулов Х.Ю. Татарская литература и Восточная классика. Казань, 1993.

Автор – Х.Й.Миңнегулов