- РУС
- ТАТ
Шагыйрь
1895 елның 1 апреле, Казан губернасы, Зөя өязе Кошман авылы – 1939 елның 14 апреле, шунда ук.
1908–1916 елларда Казанда «Мәрҗания» мәдрәсәсендә, Укытучылар семинариясендә укый.
Авыл мәктәпләрендә укыта.
1918–1920 елларда «Эшче», «Эш», «Татарстан хәбәрләре» газеталарында, 1925–1927 елларда Зөя кантоны башкарма комитетында, 1927 елдан соң халык мәгарифе өлкәсендә эшли.
1913 елдан «Кояш», «Тормыш», «Кызыл Армия» газеталарында, «Шура», «Ак юл», «Сөембикә» журналларында басыла башлый.
1917 елда «Ирек азаны», «Сугыштан абыем хатлары» исемле шигъри җыентыкларын бастыра. Бу елларда Ә.М.Сәгыйди иҗатының төп темалары – ирекле хезмәт, эшче һәм крәстияннәр берлеге, интернационализм идеяләре, революциягә кадәрге һәм хәзерге тормышны капма-каршы кую.
«Яшьләр иле» (1921 ел) җыентыгына кергән шигырьләрендә агитация рухы, лозунг, риторика өстенлек итә.
Татар теленә Р.Тагор, У.Уитмен, Д.Бедный әсәрләрен тәрҗемә итә. Драматургия жанрында да үзен сынап карый («Сахра кызы», 1929 елда Татар академия театрында куела, «Ишан улы», «Кызыл тау»).
Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары: Биобиблиогр. белешмә. Казан, 1986.
Татар әдипләре, мәгърифәтчеләре (ХХ йөз башы): Библиогр. сүзлек. Казан, 2005.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.