- РУС
- ТАТ
Язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2005)
1957 елның 17 июлендә Казанда туган.
Казан театр училищесен (1981), Казан университетын (1993) тәмамлый.
Хезмәт биографиясен 1981 елда Әлмәт татар драма театры актеры буларак башлый. 1984 елдан Татар драма һәм комедия театрында: актер, гастрольләр оештыру буенча менеджер (1989 елдан). 1998 елдан Казан татар яшь тамашачылар театры менеджеры.
2000–2005 елларда ТР Язучылар берлегендә матур әдәбиятны пропагандалау бүлеге җитәкчесе. 2007 елдан Татар драма һәм комедия театрында җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча директор урынбасары.
«Финляндиядә рәхәт, ди» драмасы (1989 елда Чаллы татар драма театрында куела), «Сынган беләзек» мелодрамасы (1996 елда Татар драма һәм комедия театрында куела), «Яз галәмәте» комедиясе (1998 елда шунда ук куела), балалар өчен «Гүзәл Аппаксылу» пьесасы (2001 елда Казан татар яшь тамашачылар театрында куела), «Ирләр яуга киткәндә» тарихи драмасы (2003), «Канга буялган алтыннар» (1990) һәм «Каргыш» (1992) детектив повестьлары, «Ике кояшлы дөнья» (2002) фантастик һәм «Ирдәүкәләр» (2008) тарихи-мавыктыргыч романнары авторы.
ТР Язучылар берлегенең Ф.Хөсни исемендәге (2011) һәм Д.Сираҗиев (2012) исемендәге театраль бүләкләр лауреаты.
Гүзәл Аппаксылу. Казан, 2013.
Зәйдулла Р. Җан хөрлеге // Мәдәни җомга. 2007. 20 июнь.
Гайнуллина И. Артистлыктан язучылыкка // Сәхнә. 2007. Сентябрь-октябрь.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.