Биографиясе

1948 елның 27 июне, Минзәлә районы Күзкәй авылы — 1992 елның 31 декабре, Казан.

Казан университетын тәмамлагач (1974), ТАССР Министрлар Советының Телевидение һәм радиотапшырулар комитетында мөхәррир, «Татарстан яшьләре» газетасы, «Ялкын» һәм «Казан утлары» журналларында әдәби хезмәткәр, «Мәгариф» нәшриятында мөхәррир вазифаларын башкара.

1983–1987 елларда ТАССР Язучылар берлегенең матур әдәбиятны пропагандалау бюросы хезмәткәре.

Иҗаты

Башлангыч чор шигырьләре «Беренче карлыгачлар» (1970), «Юл башы» (1972) күмәк җыентыкларында урын ала. «Кеше юлга чыкса» (1976), «Сез кемнәр?» (1980), «Тынлык» (1982), «Күкчәчәк» (1985), «Чәчәк гомере» (1988) шигъри җыентыклары авторы.

Сафин, нигездә, лирик шагыйрь. Төп темасы — татар халкы язмышы, буыннар дәвамчанлыгы. Шигырьләренә халыкчан тел бизәкләре, моңсулык, сагыш белән өртелгән җылылык хас. Балаларга атап язылган шигырьләре («Яңгыр малае», 1993) гадилеге, кызыклы булулары белән аерылып торалар, яшь буынны кыю, гадел, кешелекле булырга өйрәтәләр.

Сафин шигырьләренә иҗат ителгән «Хушлашырга ашыкма» (Р.Гатауллин музыкасы), «Җырымда юатырмын» (Б.Мөлеков музыкасы), «Моңлану» (Ф.Хатипов музыкасы) җырлары халык арасында киң тарала.

Әсәрләре

Тынлык. Казан, 2008.

Әдәбият

Лерон Л. Йөрәктә ниләр бар? // Казан утлары. 1987. № 5.

Гамбәр Н. Авырту булып калды // Казан утлары. 1998. № 6.

Якупов К. Тынлыкка эндәшү // Мирас. 2002. № 12.

Әдипләребез: Биобиблиографик белешмәлек. Казан, 2009. 2 т.