Биографиясе

1913 елның 20 мае, Казан шәһәре – 1999 елның 27 марты, шунда ук.

1921 елда ятим калып, әбисе тәрбиясендә үсә, 1927 елда балалар йортына билгеләнә.

1928 елда М.Вахитов исемендәге сабын кайнату заводы каршындагы фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбенә керә, слесарь һөнәренә өйрәнә, заводның күптиражлы «Вахитовчы» газетасында хәбәрче булып эшли.

Мәскәүдә Дәүләт театр сәнгате институтын тәмамлый (1935).

1941 елга кадәр ТАССР Халык комиссарлары советы каршындагы Сәнгать эшләре идарәсенең музыкаль фольклор кабинетында фәнни хезмәткәр.

Бөек Ватан сугышында катнаша: тупчы-артиллерист, сугыш кораллары бүлеге башлыгы, транспорт башлыгы; яраланганнан соң, «Ватан намусы өчен» фронт газетасында хәрби хәбәрче.

Сугыштан соң ТАССР Язучылар берлеге идарәсендә җаваплы сәркәтип.

1948 елдан «Социалистик Татарстан» газетасында хәбәрче, 1953–1956 елларда әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире.

Иҗаты

1932 елда «Җыр башлана» исемле беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга. Сугыш елларында җиңүгә, батырлыкка рухландырган очерклар, патриотик шигырьләр яза. «Без җырлыйбыз» (1947), «Йөрәк тибүе» (1956), «Мин Берлинны алдым» (1969) лирик шигырь җыентыклары солдат тормышына багышланган. «Бәхет турында җыр» (1948), «Гүзәл яшьлек» (1950), «Тантана» (1953), «Яз сулышы» (1962) җыентыкларына тупланган шигырь һәм поэмаларында җиңүче солдатның туган илгә әйләнеп кайту, тыныч тормыш шатлыгы мотивы өстенлек итә.

М.Садриның республика композиторлары белән берлектә иҗат иткән җырлары халык арасында киң тарала. Балалар өчен язылган «Абыйлар һәм апалар» (1959), «Без хезмәт яратабыз» (1962), «Кышкы бакча» (1962) җыентыклары авторы. Татар теленә П.П.Ершовның «Конёк-Горбунок» («Канатлы ат», 1953; 3 нче басма 1966) әкиятен, А.С.Пушкин, В.В.Маяковский, А.Т.Твардовский, А.А.Сурков, М.В.Исаковский шигырьләрен тәрҗемә итә.

Бүләкләре

Кызыл Йолдыз, «Почет билгесе» орденнары, медальләр белән; ике тапкыр ТАССР Югары Советы Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Сайра, сандугач! Казан, 1967.

Гасыр җыры. Казан, 1983.

Иртешкә сәяхәт. Казан, 1989.

Планета на рассвете. М., 1979.