Биографиясе

1890 елның 4 августы, Самара губернасы, Богырыслан өязе Иске Ярмәк авылы – 1955 елның 8 марты, Казан шәһәре.

Октябрь революциясендә, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында катнаша.

Уфа мәдрәсәсендә укый (1912–1915), Татар коммунистлар университетын тәмамлый (1928).

1919 елда РКП(б)ның 2 нче Бөтенроссия съездына делегат итеп сайлана, делегация составында В.И.Ленин белән очраша, 1919–1922 елларда РКП(б)ның Самара губерна комитетында татар секциясен җитәкли.

1928–1930 елларда Казанның «Спартак» аяк киемнәре фабрикасында, 1930–1938 елларда Бөтенсоюз уйлап табу һәм хезмәтне рациональләштерү буенча өлкә советы рәисе.

1946–1955 елларда – СССР әдәби фондының Татар бүлеге рәисе. Беренче язмалары матбугатта 1912 елда күренә башлый. Шигырь, пьеса, очерк, хикәя жанрларында иҗат итә.

«Кечкенә һөнәрләр» (1915), «Ил батырлары» (1935), «Тимерче малае» (1936, рус теленә тәрҗәмәсе «Сын кузнеца», 1953) повесть һәм хикәяләр җыентыклары, «Безнең таң» (1937) романы авторы.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, «Почет билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Әдипләребез: Биобиблиогр. белешмәлек. Казан, 2009. Т. 2.

Автор – Н.И.Таиров