- РУС
- ТАТ
Тәхәллүсе, тулы исеме Мөслахеддин Әбү-Мөхәммәд Габдулла Сәгъди Ширази. Фарсы шагыйре, фарсы һәм таҗик әдәбиятлары классигы
1203–1210 еллар арасы, Иран, Шираз шәһәре – 1292 елның 9 декабре, шунда ук.
Тәхәллүсе Сәгъди ибне Зәңги (1195–1226 елларда хакимлек итә) исеме белән бәйле. Аның ярдәме белән Сәгъди Багдадтагы «Низамия» мәдрәсәсенә укырга керә.
1220 еллар уртасыннан Шәрык илләренә сәяхәт кыла, Мәккәгә хаҗга бара, дини-әхлакый вәгазьләр белән чыгышлар ясый. Берничә елдан Ширазга кайта һәм гомеренең ахырына кадәр шунда ялгыз яши.
Сәгъдинең «Бостан» («Җимеш бакчасы», 1257 ел) фәлсәфи поэмасы камил хаким нинди булырга тиеш дигән фикерне чагылдырган гыйбрәтле хикәяләрне, уйлануларны үз эченә ала. Шагыйрь хакимнәрне гади кешеләргә карата кешелекле булырга өнди, гаскәр башлыклары һәм түрәләрнең гадел булырга тиешлеген искәртә, юкса хакимнең киң күңеллелеге һәм игелеклелеге зыян гына китерергә мөмкин ди.
«Гөлстан» («Гөл бакчасы», 1258 ел) исемле чәчмә һәм тезмә формада язылган гыйбрәтле хикәяләр китабы патшалар тормышы һәм дәрвишләр холкы, эндәшмәүнең һәм аздан да канәгать булуның өстенлеге, мәхәббәт һәм яшьлек, тәрбия һәм аралашу кагыйдәләре турында сөйли. Китап юмор белән сугарылган, аның төп идеясе – җәмгыятьтә яшәү нигезе буларак зирәклек һәм аек акылны мактау.
Ике әсәр дә Шираз хакиме Әбү Бәкер ибне Сәгъдигә багышланган. Аларда авторның тормыш вакыйгалары һәм маҗаралары, аның сәяхәтләре һәм күзәтүләре тасвирлана.
Сәгъди шулай ук лирик шигырьләр яза, «Пәнднамә» («Нәсыйхәтләр китабы») исемле чәчмә трактат авторы дип тә фаразлана. Сәгъди әсәрләре татар зыялылары, шәкертләр арасында киң таралыш алган, мәдрәсәләрдә фарсы телен өйрәнгәндә кулланма итеп файдаланылган, алар нигезендә төрки-татар телендә назыйрәләр язылган.
«Гөлстан» С.Сараи тарафыннан татар теленә тәрҗемә ителә («Гөлестан бит-төрки», 1391 ел).
Мөхәммәд Сәет Җәләл (1915 ел) һ.б.ның тәрҗемәләре дә мәгълүм.
Избранное. Душанбе, 1954.
Холмогоров М. Шейх Мослихутдин Саади Ширазский и его значение в истории персидской литературы. Казань, 1865.
Гулистан: Критический текст. М., 1959.
Миннегулов Х. Татарская литература и Восточная классика. Казань, 1993.
Автор – Х.Й.Миңнегулов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.