Биографиясе

1936 елның 10 ноябре, Чүпрәле районы Яңа Чокалы авылы – 1995 елның 4 мае, Әлмәт шәһәре.

Казан университетының физика-математика факультетын тәмамлый (1970 ел). 1969–1974 елларда Чүпрәле районы мәктәпләрендә укытучы, соңрак мәктәп директоры булып эшли.

1974 елдан Әлмәттә яши һәм интернат-мәктәптә физика, математика укыта.

Иҗаты

«Сагыну» (1981 ел), «Сиңа гына ачам күңелемне» (1983 ел), «Яшьлегем башкаласы» (1985 ел), «Җилкәннәрдә зәңгәр җилләр» (1986 ел), «Хәтер урамы» (1988 ел) шигырь җыентыклары авторы.

Иҗатында диңгез тематикасы, туган җиргә мәхәббәт зур урын алып тора.

Рәкыйпов шигыренә язылган «Мин яратам сине, Татарстан!» (Р.Андреев көе) җыры 2008 елда Г.Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт бүләгенә лаек була.