Биографиясе

1896 ел – 1947 ел, Казан шәһәре.

1917 елда Тубыл губернасының Тара өязе авылларында «Идегәй», «Атаклы кыз Тукбикә», «Тимер батыр», «Илдан белән Гөлдан» дастаннарының билгесез вариантларын язып ала.

1918–1923 елларда Тара өязе мәктәпләрендә укыта; бер үк вакытта, 1921–1936 елларда, «Азат Себер» газетасы мөхәррире урынбасары.

1938 елдан Казанда яши, Татарстан китап нәшриятында цензор булып эшли.

Әдәбият

Илдан белән Гөлдан // Әдәби мирас. Казан, 1992. 2 кит.

Атаклы кыз Тукбикә // Гасырлар авазы — Эхо веков. 2003. № ¾.

Тимер батыр // Мирас. 2004. № 8.

Автор – М.И.Әхмәтҗанов