Биографиясе

1886 ел, Оренбург губернасы Троицк шәһәре – 1939 елдан соң.

Троицкта атасы мәдрәсәсендә («Рахманколый»), аннары Бохарада, Истанбулда укый. Елга якын Троицкта рус телен өйрәнә.

1911 елдан тегермәндә идарәче булып эшли, сәүдә белән шөгыльләнә.

1914 елдан Төркиядә сәүдәгәр Яушевның сәүдә йорты вәкиле була; татар студентларының иҗтимагый хәрәкәтендә, «Тәгареф әл-Ислам» газетасын чыгаруда катнаша.

Троицкка кайткач, 1917 елның мартында «Хөр милләт» газетасын редакцияли, 1920–1922 елларда укыта.

1925–1932 елларда Казанда, соңрак Урта Азиядә.

Иҗаты

«Чыңгызхан» (Истанбул, 1914 ел), «Упкын» (1925 ел), «Боз астында дулкын» (1926 ел; 2 басма 1992 ел), «Җиһан тетрәгәндә» (1926 ел), «Кара күләгәләр» (1931 ел) һ.б. татар һәм рус театрларында куелган пьесалар авторы.

1929 елда «Востоккино» студиясендә Рахманколовның «Упкын» пьесасы буенча «Комета» фильмы төшерелә (режиссеры В.Инкинижов).

1938 елда репрессияләнә; үлгәннән соң аклана.

Әдәбият

Сафиуллин Ю. Атылган йолдыз // Идел. 2000. № 9.

Татар драматурглары: Биобиблиогр. белешмәлек. Казан, 2007.