Биографиясе

1913 елның 15 июле, Уфа губернасы, Минзәлә өязе Нөркәй авылы – 1971 елның 21 ноябре, шәһәр тибындагы Зәй поселогы.

1931 елдан «Колхоз газетасы» әдәби хезмәткәре, 1932 елдан «Комбайн» Сарман район газетасы мөхәррире урынбасары.

1934 елдан Казанда: «Кызыл яшьләр» газетасында бүлек мөдире, бер үк вакытта Татарстан китап нәшриятында мөхәррир булып эшли, Казан педагогика институтында укый.

1937–1947 елларда Ерак Төньякка сөргенгә җибәрелә. Хөкем срогын тутыргач та аңа туган ягына кайтырга рөхсәт булмый, 1951 елда «элекке җинаятьләре өчен» кабат хөкемгә тартылып, Красноярск өлкәсенә гомерлек сөргенгә озатыла; 1956 да аклана. Сөргеннән кайткач, Зәй шәһәрендә төпләнә,

1961 елга кадәр «Социалистик Татарстан» газетасының үзхәбәрчесе була.

Иҗаты

«Соңгы талпыну» (1932 ел) һәм «Үсмерчак» (1937 ел) – хикәяләр, «Ак төннәр» (1957 ел) шигырьләр җыентыгы, «Беренче яз» (1962 ел; 3 басма, 1979 ел), «Авыл иртәсе» (1966 ел), «Тын елга буенда» (1972 ел) романнары авторы.

Романнарында 1920–1930 елларда татар авылы кичергән социаль үзгәрешләр, күмәк хуҗалыкка күчү процессындагы каршылыклар, производство мәсьәләләре тасвирлана. Соңгы романы Зәй гидростанциясен төзүчеләр тормышыннан.

Әдәбият

Шәрәфетдинов Р. Чагыл тау сагына // Мәйдан. 2003. № 1.