Биографиясе

1921 елның 10 феврале, Мамадыш кантонының Мамадыш шәһәре – 2019 елның 13 гыйнвары, Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәре.

Магнитогорск педагогика институтын тәмамлый (1947 ел).

1948–1959 елларда Чиләбе өлкәсе Троицк татар-башкорт педагогика училищесендә тарих укыта, соңрак директор урынбасары була.

1960–1976 елларда шул ук шәһәрнең урта мәктәпләрендә уку-укыту бүлеге мөдире, соңрак директор.

Иҗаты

«Җырым сиңа минем» (1968 ел), «Кадерле минутлар» (1971 ел), «Туган тупсалар» (1981 ел), «Кара каен – Черная береза» (рус һәм татар телләрендә,Чиләбе, 1986 ел), «Вакыт җиле» (1991 ел), «Степь» (русчага тәрҗемә, Троицк, 1993 ел), «Времени бег» (русчага тәрҗемә, Троицк, 1995 ел) җыентыклары авторы.

Иҗатында мәхәббәт лирикасы, фольклор мотивлары өстенлек итә.

Халык арасыннан фольклор ядкәрләрен җыю белән шөгыльләнә. Аның тарафыннан язып алынган утызлап мәзәк «Мең дә бер мәзәк» (төзүчесе Г. Бәширов, 1963 ел) җыентыгына кертелгән.

Рәфыйковның кайбер шигырьләре композитор Р.Бакиров тарафыннан көйгә салына.

Медальләр белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Избранная лирика. Троицк–Челябинск, 2001.