Биографиясе

1924 елның 1 апреле, Буа кантоны Чуаш Биморзасы авылы — 2007 елның 2 ноябре, Чабаксар шәһәре.

1941 елда Ульяновск чуаш педагогия училищесен, 1958 елда КПСС ҮК каршындагы Югары партия мәктәбен (Мәскәү) тәмамлый. 1946–1963 елларда «Хёрле ялав» газетасында (Казан), 1963–1968 елларда «Коммунист Татарии» журналында эшли, бер үк вакытта, 1963–1984 елларда, Казан университетында.

1984–1990, 1995–1999 елларда Чуаш университетында укыта.

Иҗаты

«Яратсаң» («Юратсан», Чабаксар, 1969) хикәяләр җыентыгы, «Мәхәббәт һәм агу» («Юратупа наркамаш», Чабаксар, 1972), космонавт А.Николаев турында «Зәңгәр йолдыз» («Сенкер салтар», Чабаксар, 1991; рус теленә тәрҗемәсе «Голубая звезда», 1999), «Гаеплеләр» («Айаплисем», Чабаксар, 1995), шагыйрь М.Сеспель турында «Яшәү һәм үлем» («Пурнаҫпа вилем», 1999) романнары; «Тылсымлы сүз» («Асамла самах», Чабаксар, 1990) исемле балалар өчен әкиятләр җыентыгы; чуаш журналистикасы тарихы буенча хезмәтләр авторы.

Әдәбият  

Гиниятуллина А. Писатели Советского Татарстана: Биобиблиогр. справ. К., 1970.