Биографиясе

1930 елның 14 апреле, Казакъстан ССРның Семипалатинск шәһәре — 1999 елның 25 сентябре, Казан.

1953 елда Казан педагогия институтын тәмамлаганнан соң, Татарстан китап нәшриятында эшли.

1990 елдан «Шәһри Казан» газетасы редакциясендә.

Татар теленә А.Н.Рыбаковның «Кортик» («Хәнҗәр», 1961), «Бронзовая птица» («Бакыр кош», 1961) повестьларын, Р.Гүнтәкиннең «Чалы кошы» (1970) романын, Р.И.Фраерманның «Дикая собака Динго, или Повесть о первой любви» («Кыргый эт Динго, яки Беренче мәхәббәт турында хикәя», 1973) повестен, Г.Н.Троепольскийның «Белый Бим Чёрное ухо» («Акбай Караколак», 1975) повестен, В.П.Астафьевның «Последний поклон» («Бәхилләшү», 1980), «Кража» («Талау», 1983), «Звездопад» («Сүнмәс йолдызлар», 1983) повестьларын, «Царь-рыба» («Патша-балык», 1986) романын, Г.Н.Паустовский, А.И.Куприн, С.Җамал, Э.Сетон-Томпсон повестьларын һәм хикәяләрен тәрҗемә итә.

Әдәбият

Әдипләребез: Биобиблиогр. белешмәлек. К., 2009. Т. 2.