- РУС
- ТАТ
ташка уеп бизәк ясаучы, хаттат
1880 елның 22 декабре, Самара губернасы, Бөгелмә өязе Әлмәт авылы — ?
ХХ йөзнең 1 нче чирегенә кадәр Әлмәттә яши, Әлмәт, Бигәш (хәзер Әлмәт шәһәре чигендә), Мәлбәгыш (хәзер Азнакай районында) һ.б. авылларның зиратларында кабер ташлары әзерләү һәм бизәү белән шөгыльләнә.
Нуриәхмәт бине Вәлиәхмәт эшләгән кабер ташларының өске өлеше ярымтүгәрәк формада төгәлләнгән, алгы ягына Коръән аятьләре урнаштырылган. Язуларның композициясе ачыклыгы һәм нәфислеге белән аерылып тора, текстлар «сөлес» стиле белән, батынкы-график техникада язылган. Бизәкләре юк. Кайбер ташларның ян-ягында сырлап ясалган бизәкләр бар.
Нуриәхмәт бине Вәлиәхмәт үзенең хезмәтләренә «язучы Нури», «кятиб Нуриәхмәт», «эшләүче Әлмәттән Нури» дип кул куйган.
Әхмәтҗанов М. Үлгәннәрнең каберен бел. К., 2000.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.