Биографиясе

1910 ел, Воронеж шәһәре — 1991 ел.

1920 елдан Берлинда яши.

Фашистлар хакимияткә килгәннән соң, концлагерьга ябыла, 1945 елда азат ителә.

Матбугат эшләре буенча совет хәрби администрациясе идарәсендә эшли.

1940 еллар ахырында «Печать Советского Союза» журналын оештыруда катнаша һәм аны 8 ел җитәкли.

1957 елдан «Проблемы мира и социализма» журналының немец варианты мөхәррире (30 елга якын), «ГДР — СССР» дуслык җәмгыяте җитәкчесе.

Рус теленнән немец теленә В.С.Гроссманның «Степан Кольчугин» романын, Д.Д.Нагишкинның «Бонивур йөрәге» («Сердце Бонивура»), Е.Я.Драбкинаның «Кара сохари» («Чёрные сухари») повестьларын, И.М.Майскийның «Совет дипломаты истәлекләре» («Воспоминания советского дипломата») мемуарларын һ.б.ны тәрҗемә итә.

М.Җәлил белән бер камерада утырган А.Тиммермансны, Шпандау төрмәсендә шагыйрьнең көрәштәшләре белән очрашкан Р.Ланфрединины эзләп таба, Г.Кормаш төркеменең җәзалап үтерелүе турындагы документлар шулай ук аның тарафыннан табыла.

Германия Демократик Республикасы Фәннәр академиясендә «Муса Җәлил — шагыйрь һәм көрәшче» доклады белән чыгыш ясый. Муса Җәлилгә багышланган «Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәре» — кешелекнең вәхшилекне фаш итүче документы» («Mussa Dshalils «Moabit Hefte» — Zeugnis der Menschlichkeit irmitten von Barbarei») мәкаләсе һәм М.Җәлилгә багышланган күпсанлы башка хезмәтләр авторы.

Әдәбият  

Мансурова М. Леон Небенцаль — исследователь творчества Джалиля // Комсомолец Татарии. 1969. 29 окт.

Автор — Р.Ә.Мостафин