Биографиясе

1441 елның 9 феврале, Һират шәһәре, Әфганстан — 1501 елның 3 гыйнвары, шунда ук.

Төрки һәм фарсы телләрендә яза.

Дини белемне Һират, Мәшхәд, Сәмәрканд шәһәрләре мәдрәсәләрендә ала.

15 яшендә үк шагыйрь булып таныла.

1469 елда Хорасан солтаны, шагыйрь белән мәдрәсәдә бергә укыган Хөсәен Байкар тәхеттә утырган елларда Нәваига тамга саклауны йөклиләр.

1472 елда сарайда вәзир итеп билгеләнә, әмир титулы бирелә.

Галим, рәссам, музыкант, шагыйрь, хаттатларны үз яклавына ала, мәдрәсәләр, хастаханәләр, күперләр төзүдә булышлык итә.

Түрәләрнең яман эшләренә каршы торуы сарай даирәсендә ризасызлык тудыра. 1487 елда шагыйрьне ерак провинциягә — Астрабатка сөрәләр, анда аны агулап үтермәкче булалар.

1488 елда хезмәтен ташлап Һиратка кайта һәм калган гомерен фәнгә, әдәбиятка багышлый.

Иҗаты

Беренче тапкыр төрки телдә Низами һәм Әмир Хөсрәү Дәһләвинең «Хәмсә»сенә язылган назыйрә авторы. Назыйрә «Хәйрәт әл-әбрар» («Тәкъвалар хәйраны», 1483), «Ләйлә вә Мәҗнүн» (1484), «Фәрһәд вә Ширин» (1484), «Сабъәи сәйар» («Җиде планета», 1484), «Сәдд-и Искәндәрий» («Искәндәр дивары», 1485) поэмаларыннан тора. Фәлсәфи-публицистик «Хәйрәт әл-абрар» поэмасында Нәваинең дөньяны күзаллавы, эстетик һәм этик карашлары чагылыш таба.

«Ләйлә вә Мәҗнүн» — көтүче Кайсаның күрше күчмә кабилә кызы Ләйләгә фаҗигале мәхәббәте, аннан аерылгач, егетнең акылдан язуы һәм үлеме турындагы танылган борынгы гарәп риваятенә нигезләнгән романтик поэма.

«Фәрһәд вә Ширин» — Иран шаһы Хөсрәү дәгъва иткән гүзәл Ширингә баһадир Фәр­һәднең мәхәббәте турындагы героик-романтик поэма. Бу сюжетка нигезләнеп алдарак язылган әсәрләрдән аермалы буларак, поэманың төп герое — Хөсрәү түгел, ә дөреслек һәм гаделлек өчен көрәшкән Фәрһәд. Аның кыю гамәлләре шаһның куркаклыгына каршы куела.

«Җиде планета» поэмасы Тимериләр хакимнәре һәм аларның яраннарына карата сатирик ишарәле 7 әкияти новелладан тора. «Искәндәр дивары» поэмасы үзәгендә — гадел, гакыллы, камил хаким Искәндәр.

«Хәмсәт-әл-мөтәхәййирин» («Хәйран калганнар бишлеге», 1492) китабы фарсы шагыйре Габдрахман Җәмигә (1414–1492) багышланган.

Үзбәк һәм фарсы-таҗик әдәбиятларын, аларның багланышларын өйрәнүдә Нәваи төзегән җыентыкларның әһәмияте зур. Алар арасында: Урта Азия, Иран тарихчылары турындагы «Тарих-и мөлек-и Гаҗәм» («Иран патшалары тарихы», 1489), зороастризм һәм Коръән риваятьләрендәге персонажлар турындагы «Тарих-и әнбия вә хөкәма» («Пәйгамбәрләр һәм акыл ияләре тарихы», XV йөз ахыры), Нәваи чорында иҗат иткән язучылар турында мәгълүматлардан торган «Мәҗалис ән-нәфаис» («Зәвыклылар мәҗлесе», 1491–1492). «Мизан әл-әүзан» («Үлчәмнәр бизмәне», 1499) трактатында әдәбият теориясе, шул исәптән шигырь төзелеше мәсьәләләре яктыртылган. Аллегорик «Лисан әт-тайр» («Кошлар теле», 1499) поэмасы һәм фәлсәфи-дидактик хезмәт «Мәхбүб әл-колүб» («Гашыйклар калебе», 1500) Нәваинең гадел җәмгыять хакында уйлануларын чагылдыра. Бәхәскә корылган «Мөхәкамәт әл-лөгатәйн» («Ике телнең бәхәсе», 1499) трактат ул заман әдәбиятында хөкем сөргән, төрки тел шигырь язу өчен дорфа, килешсез, дигән фикергә каршы чыга, Урта Азия төрки теленең мәдәни һәм сәнгати әһәмиятен дәлилли.

Татарлар Нәваине үз итәләр, шигырьләрен оригинал телендә укыйлар. Шигырь төзелешенә караган хезмәтләре татар мәдрәсәләрендә уку-укыту ярдәмлеге булып йөри.

Шагыйрьнең шигырьләре XIX йөздә Ә.Мөтәххәр, М.Иванов, С.Кукляшев, К.Насыйри һ.б. тарафыннан төзелгән күп кенә җыентыкларга кертелә. Нәваи әсәрләрен Дәрдемәнд, Ф.Халиди, Ә.Исхак татар теленә тәрҗемә итә. Нәваи иҗаты буенча беренче докторлык диссертациясен татар әдәбият галиме Г.Сәгъди яклый («Нәваи иҗатында уңай образлар» — «Положительные образы в творчестве Навои», 1940).

Нәваи иҗатының унай тәэсире Мөхәммәдъяр, Г.Тукай, Дәрдемәнд, М.Җәлил һ.б.ның әсәрләрендә үзен нык сиздерә.

Нәваинең XIX йөз ахырында күчерелгән әсәрләре Казан университеты Фәнни китаханәсе фондында саклана.

Әсәрләре    

Тула асарлар туплами: 20 жилдли. Тошкент, 1987–2000;

Сочинения: В 10 т. Таш., 1968–70.

Әдәбият          

Абилов Ш. Галишер Нәваи — төрки шигърият йолдызы // Казан утлары. 2001. № 2;

Бертельс Е.Э. Навои: Опыт творческой биографии. М.–Л., 1948;

Захидов В. Мир идей и образов Алишера Навои. Таш., 1961.

Авторлар — Р.К.Ганиева, А.М.Ахунов