Биографиясе

1920 елның 15 феврале, хәзер Саба районы Керәнле авылы — 1986 елның 14 мае, шул ук районның Байлар Сабасы авылы.

1940–1980 елларда «Җиңү байрагы» район газетасы редакциясендә бухгалтер, 1944 елдан мөхәррир, 1954 елдан җаваплы сәркәтип.

Редакция каршында «Мишә дулкыннары» әдәби-иҗат берләшмәсен оештыра, аны җитәкли.

Иҗаты

Балалар өчен шигырьләр, хикәя, пьесалар иҗат итә: «Безнең авыл балалары» (1948), «Энем турында шигырьләр» (1957), «Икмәк исе» (1965) исемле шигырьләр, «Яшел эстафета» (1968) исемле хикәяләр, «Пьесалар» (1964), «Үрләрем» (1970), «Тын елга җыры» (1980) исемле пьесалар җыентыклары авторы. Нәбиуллинның әсәрләре балаларны туган җирне яратырга, табигатькә сак карарга, дуслыкның кадерен белергә өйрәтә.

Кайбер шигырьләре «Татар балалар поэзиясе антологиясе» (1980) һәм «Татар поэзиясе антологиясе»ндә (1–2 кит., 1992) урын алган.

Әдәбият          

Ибраһимова Ф. Сабыйларны үз итеп // Татар балалар әдәбияты. К., 1998.