Биографиясе

1873 ел, Казан  губернасы, Тәтеш өязе Олы Торма авылы — 1945 елның 5 декабре, Казан.

Мулла гаиләсеннән.

Башлангыч белемне атасыннан ала, соңыннан үзлегеннән укый.

1891 елдан туган авылында балалар укыта.

1894 елда Казанга күчә. 1901 елда үз өендә кыз балалар өчен җәдит мәктәбе («М.Мозаффариянең абыстайлар мәктәбе») ача, соңыннан Хәдичә Әхмәрованың хосусый хатын-кызлар мәктәбендә укыта.

1917 елдан соң хатын-кызлар арасында агитатор була, 5 нче мәктәптә укыта (1925 елга кадәр).

1935 елдан мәктәпкә кадәрге балалар оешмалары инспекторы.

1905 елдан матбугат битләрендә хатын-кыз эмансипациясенә багышланган мәкаләләр һәм шигырьләр бастыра («Мәшһүр хатыннар», 1907; «Габдулла Тукаевның хатын-кыз галәменә тәэсире», 1913 һ.б.). «Яднамә» (1901) укыту әсбабы авторы.

Әдәбият      

Өмет йолдызлары: XIX йөз ахыры һәм ХХ йөз башы татар хатын-кыз язучылары әсәрләре. К., 1988;

Рәсүлева З., Хуҗиәхмәтов Ә. Мәгърифәт йолдызлыгында. К., 1998;

Татар шигърияте: ХХ гасыр башы. К., 2004.

Автор — А.М.Ахунов