Биографиясе

1945 елның 31 гыйнвары, БАССРның Калтасы районы Кәс авылы — 1997 ел.

1963 елдан Башкортстан һәм Татарстан район газеталары редакцияләрендә эшли.

1968–1973 елларда М.Горький исемендәге Әдәбият институтында (Мәскәү) укый.

Уралда төзүче булып, Чирчик (Үзбәкстан), Нефтекамск, Казан шәһәрләрендә рәссам булып эшли.

Иҗаты

Тәүге шигырьләре «Беренче карлыгачлар» (1970) күмәк җыентыгында дөнья күрә.

«Бишенче фасыл» (1979), «Туасы көн» (1986), «Ут. Кәгазь. Каләм» (1992) җыентыклары авторы.

Мостафин иҗатында драматизм көчле, поэтик теле ассоциацияләргә, метафораларга бай.

Әдәбият         

Әдипләребез: Биобиблиогр. белешмәлек. К., 2009. 2 т.