Гомер еллары: 1888 — 1918, Ташкент.

1906–1908 елларда Көнчыгыш Төркестанда, уйгыр халкы арасында яши.

1911 елдан Казанда. 1911–1914 елларда «Йолдыз» газетасы белән хезмәттәшлек итә. Беренче бөтендөнья сугышы елларында хәрби хезмәткә алына.

1917 елгы Февраль революциясеннән соң милли азатлык хәрәкәтенә актив кушыла, сул канат лидерларының берсе. 1917 елның маенда Бөтенроссия мөселманнарының беренче корылтае (Мәскәү) эшчәнлегендә катнаша, мөселман хәрби берләшмәләре булдыру турында доклад ясый.

1917–1918 елларда Мөселман хәрби комитеты (Казан) рәисе урынбасары, соңрак рәисе, Хәрби Шураның башкарма комитеты әгъзасы. Бер үк вакытта «Безнең тавыш» газетасын оештыручы һәм аның беренче мөхәррире.

1918 елның мартында Мөселман революцион штабы рәисе. Татар отрядлары («тимер дружиналар») оештыру белән җитәкчелек итә (кара Болак арты республикасы).

«Таранчы кызы, яки Хәлимәнең беренче мәхәббәте» романы (1918), «Өзелгән өмет» повесте (1918), «Имчеләр корбаны» (1912), «Ышанычсыз юлга бер адым» (1915) драмалары авторы.

Автор – Д.М.Госманова