- РУС
- ТАТ
шагыйрә, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1994)
1924 елның 18 мае, Бөгелмә кантоны Яңа Кәшер авылы — 2009 елның 2 марты, Әлмәт районы Габдрахман авылы.
Ташкент педагогика институтын тәмамлагач (1948), Әлмәт районының Габдрахман авылында укытучы булып эшли.
Матбугатта шигырьләре 1957 елдан басыла башлый. «Ефәк яулыгым» исемле лирик шигырьләр җыентыгы 1961 елда басылып чыга.
Балалар өчен бик күп шигырьләр иҗат итә. «Әниләргә һәм нәниләргә» (1964), «Исемдә» (1984), «Дуслар җыелгач» (1986) җыентыкларында балаларның күңел дөньясын, психологиясен, әйләнә-тирәне ничек кабул итүләрен гади генә итеп ачып бирә. «Синең өчен язам» (1968), «Бүләгем» (1970), «Чәчәкләр китердем» (1974), «Әйтер сүзем бар» (1979), «Килер язлар өчен» (1988), «Ач сереңне миңа» (1999), «Еллар аша» (2004) җыентыкларында әниләргә, туган җиргә мәхәббәт турында сүз бара, әсәрләр балачак, кеше язмышы кебек лирик уйланулар белән сугарылган.
Мөэминованың поэзиясе эчкерсезлеге, гадилеге белән аерылып тора. Аның кайбер шигырьләре композиторлар И.Хисамов, Ә.Хәйретдинов тарафыннан көйгә салынып, популяр җырлар булып китә.
ТР Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге бүләге лауреаты (2005).
Әдипләребез: Биобиблиогр. белешмәлек. К., 2009. Т. 2.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.