- РУС
- ТАТ
шагыйрә, тел белгече, филология фәннәре кандидаты (1999)
1956 елның 26 маенда БАССРның Чакмагыш районы Аблай авылында туа.
Башкорт университетын тәмамлаганнан соң (1979), авыл мәктәбендә укыта.
1982 елдан Чаллы урта мәктәбендә, 1992 елдан Чаллы педагогика институтында укыта (2003–2005 елларда татар теле һәм аны укыту методикасы кафедрасы мөдире, 2006 елдан профессор).
«Сиңа булсын җырым» (Чаллы, 1997), «Шәмдәлләрдә утлар» (2001), «Алиһә» (2003), «Тыңла мине» (2004), «Җидегән йолдыз» (2007), «Энҗе тездем сүзләрдән...» (2011) шигъри җыентыклары авторы. Хезмәтләре лексикология, укыту методикасы, хәзерге татар теленең лингвистик поэтикасы мәсьәләләренә карый.
Әдипләребез: Биобиблиогр. белешмәлек. К., 2009. 2 т.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.