Владимир Маяковский Казанда. 1914 ел

1893 елның 7 июле, Грузия, Багдади авылы — 1930 елның 14 апреле, Мәскәү.

«Штанлы болыт» («Облако в штанах», 1915), «Владимир Ильич Ленин» (1924), «Яхшы!» («Хорошо!», 1927), «Бөтен тавышка» («Во весь голос», 1930) һ.б. поэмалар, «Кандала» («Клоп», 1928), «Мунча» («Баня», 1929) һ.б. пьесалар, шигырьләр авторы.

Казанда өч тапкыр була. Беренче килүендә, 1914 елның февралендә, Дворяннар җыены залында үзенең матурлыкны ничек аңлавы турында лекция укый.

Икенче килүендә, 1927 елның гыйнварында, Казан университетында лекция белән чыгыш ясый, «Владимир Ильич Ленин» поэмасыннан өзекләр укый. Алган тәэсирләрен «Яңа туган башкалалар» («Рождённые столицы», 1927) мәкаләсендә чагылдыра: Казан һ.б. шәһәрләр «... революция нәтиҗәсендә башкалалар булып киткән шәһәрләр үсәләр, төзеләләр һәм, иң мөһиме, азатлыкка ирешкән илләрнең мөстәкыйль мәдәнияте белән сулыйлар», дип яза. «Союз шәһәрләре буйлап» («По городам Союза», 1927) шигырендәге «Университет — Казанның горурлыгы» («Университет — горделивость Казани») дигән гыйбарәсе канатлы сүз булып китә.

1928 елның башында Маяковский кабат Казанга килә: 20 гыйнварда «Колос» кинотеатрында язучының эшчеләр алдындагы җаваплылыгы турында чыгыш ясый, 21 гыйнварда Казан университетының актлар залында «Владимир Ильич Ленин» поэмасыннан өзекләр укый, 23 гыйнварда «Яхшы!» («Хорошо») поэмасын, әдәбият турында доклад укый, «Казанское подворье» кунакханәсендә җирле шагыйрьләр белән очраша.

Бу очрашуда өч тапкыр — чуаш, татар һәм мари телләрендә Маяковскийның «Сул марш» («Левый марш») шигыре яңгырый (1927 елда Г.Кутуй тарафыннан татар теленә тәрҗемә ителә). Бу очракны Маяковский «Казан» («Казань», 1928) шигырендә искә ала. «Өч мең һәм өч сеңел» («Три тысячи и три сестры», 1928) шигырендә  Маяковский: «Дастан булып / күтәрелә Казан, / Кызыл Татарстанның / башкаласы», — дип яза.

Казан театрлары сәхнәләрендә аның 1923 елда — «Мистерия Буфф» пьесасы, «150000000» поэмасы буенча, 1967 елда «Мунча» пьесасы буенча спектакльләр куела.

Әсәрләре                              

Сочинения: В 2 т. М., 1987.

Әдәбият       

Лавут П.И. Маяковский едет по Союзу. М., 1969;

Бушканец Е.Г Маяковский в Казани // Литературный Татарстан. К., 1950.

Автор — Л.Е.Бушканец