- РУС
- ТАТ
язучы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1992)
1938 елның 1 гыйнвары, Әлки районы Татар Мулла Иле авылы — 2012 елның 6 октябре, Казан.
Казан университетын тәмамлый (1965), «Татарстан яшьләре», «Социалистик Татарстан» газеталары редакцияләрендә хәбәрче булып эшли (1977–1986).
1986–1989 елларда Татарстан китап нәшриятында, 1989 елдан «Казан утлары» журналының проза бүлегендә мөхәррир.
Маннапов татар поэзиясенә 1960 еллар башында солдат хезмәтенә багышланган, студентлар тормышын, яшьләр проблемаларын күтәргән шигырь һәм поэмалары белән килеп керә. «Яшьтәшләрем» (1967), «Хәят көндәлеге» (1970), «Тамырлар» (1972), «Тугрылык алиһәсе» (1976), «Кайту» (1981; русчага тәрҗемәсе «Возвращение», М., 1982), «Апрель авазы» (1987), «Җиргә сыенам» (1990), «Өндәге төшләр» (1997) исемле шигъри җыентыклар һәм «Әти урманы» (1979), «Ачы какылар» (1992), «Мәңгелек елмаю» (2001) исемле хикәя җыентыклары авторы.
Маннапов үзенең лирик-публицистик яңгырашлы, оптимистик рухлы әсәрләрендә тормыш-яшәешне замандашларының уй-кичерешләре аша чагылдырырга тырыша.
Матбугатта әдәби тәнкыйть мәкаләләре еш басыла.
Җыр текстлары авторы.
Тормыш сиратлары. К., 2008.
Баянов Ә. Даһилык дәгъваламыйча гына // Казан утлары. 1997. № 12;
Вәли М. Янган саен өмет яңара // Мирас. 1998. № 1.
Автор — Г.М.Габделхакова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.