Биографиясе

1928 елның 20 декабре, Актүбә шәһәре, Казакъстан ССР — ?

Татар һәм рус телләрендә яза.

М.Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлый (Мәскәү, 1971).

1959 елга кадәр Актүбәдә яши, паровоз депосында слесарь, Көнбатыш Казакъстан геол. экспедициясе коллекторы, өлкә радиосында хәбәрләр челтәре җитәкчесе, «Ленин алмашчылары» («Ленинская смена») яшьләр газетасында махсус хәбәрче булып эшли.

1959 елдан Казанда, 1969 елга кадәр «Чаян» журналының фельетоннар бүлеген җитәкли.

1980 елда Әстерханга китә.

Иҗаты

Аеруча юмор һәм сатира өлкәсендә иҗат итә. Әсәрләре Казанның «Чаян», «Казан утлары», «Сөембикә», «Ялкын» журналларында, Мәскәүнең «Крокодил», «Смена», «Наш современник», Польшаның «Карусель», Чехиянең «Рогач», Венгриянең «Лудаш мати» журналларында басыла.

Монасыйповның җанлы, тапкыр телле сатирик хикәяләре, фельетоннары һәм юморескаларында кешегә хас кимчелекләр, җәмгыять тормышындагы тискәре күренешләр көлкегә алына. «Сак булыгыз» (1965), «Көлке — гөнаһ түгел» («Смеяться не грешно», 1967), «Кешеләр арасындагы кеше» («Человек меж людей», 1972), «Күктән иңгән бәхет» («Счастье с неба», Волгоград, 1981), «Усал юморист» («Злой юморист», 1988), «Соңгы ачы көлчә» («Последняя горькая лепёшка», Волгоград, 1990) хикәяләр җыентыклары авторы. Балалар өчен язылган китпаларына («Сәләхетдин бүреге», 1967; рус телендә 1976; «Тайга печән кем сала?», 1970) кергән әсәрләрендә автор нәни геройларының ялкаулык, дорфалык, саранлыгыннан көлүдән тыш, аларга яшел аптеканың байлыклары, чәчәкләр сәгате һ.б. турында сөйли.

Монасыйповның хикәяләре башкорт, мари, кыргыз, украин, казакъ, алман һ.б. телләргә тәрҗемә ителә.

Автор — Г.М.Габделхакова