XIX йөз ахыры, Казан губернасы, Казан өязе Орнашбаш авылы дип фаразлана — XX йөзнең 1 нче яртысы.

1917 елдан Казанда Мөселман социалистлар комитетында, приказчиклар бюросында эшли.

«Минем дә бар язганнарым» (1910) җыентыгы авторы. Мамишевнең «әл-Ислах», «Кызыл байрак», «Кызыл Армия» газеталарында басылган шигырьләре «Татарча уку» җыентыгына (1915) керә.

Мамишев иҗатына лиризм хас, шагыйрь вазгыять, тормыш мәгънәсе турында уйлана.

Әдәбият          

Татар шигърияте: ХХ гасыр башы. К., 2004.