Чын фамилиясе һәм исеме Максудов Садыйк Мөбин улы.

Биографиясе

1904 елның 15 сентябре, Сембер губернасы, Буа өязе Сөндек (Сөендек) авылы — 1981 елның декабре.

Башкорт һәм татар телләрендә иҗат итә.

1924 елда Донбасс шахталарына китә; совет-партия мәктәбен тәмамлагач (Артёмовск шәһәре, 1927), Щербиновка рудникларында татар һәм башкорт шахтёрларын укырга-язарга өйрәтә.

1931–1935 елларда «Донбасс эшчесе» татар газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр.

1935 елдан Башкортстанда яши: Башглавлитта, Язучылар оешмасында, радио комитетында, «Әдәби Башкортстан» журналында эшли.

Иҗаты

Әдәбиятка прозаик буларак килеп керә («Күмер тауышы», Уфа, 1930), ләкин алга таба күбрәк поэзия җанрында иҗат итә.

Аның беренче язмалары 1930 елларда Мәскәүдә чыккан «Эшче», «Игенчеләр» газеталарында һәм «Яшь эшче» журналында дөнья күрә. Татар һәм башкорт поэзиясендә, беренчеләрдән булып, эшчеләр, шахтёрлар темасын күтәреп чыга («Донбасс ударниклары», 1931; «Стаханов турыһында йыр», Уфа, 1938; «Мәхәббәт», 1938 җыентыклары). «Урал шигырьләре» (1948), «Хезмәткә дан» (1950), «Тормыш шатлыгы» (1960) җыентыкларына кергән шигырьләрендә дә производство темасы үзәктә тора; аларда Куйбышев ГЭСын төзүчеләргә, геологлар, нефтьчеләр хезмәтенә мәдхия җырлана.

Мариуполь шәһәре оккупацияләнгән вакытта немец фашистлары тарафыннан газаплап үтерелгән атаклы стахановчының батырлыгы турында «Макар Мазай» (Уфа, 1950) һәм революционер «Иван Якутов» (Уфа, 1959) поэмалары — Максуд Сөндекленең иҗат уңышлары.

Соңгы елларында бик яратып лирик миниатюралар һәм сигезьюллыклар яза («Беҙ ҡабыҙган уттар», Уфа, 1974; «Кемдең ҡулы матур?», Уфа, 1977). Балалар өчен «Һуңгы хат» (Уфа, 1934), «Буяусы малайзар» (Уфа, 1957) җыентыклары авторы.

А.С.Пушкин, М.Ю.Лермонтов, М.В.Исаковскийларның кайбер әсәрләрен башкорт теленә тәрҗемә итә.

Бөек Ватан сугышында катнаша, медальләр белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Шигырьләр, поэмалар. К., 1941;

Сайланма әсәрләр. К., 1955;

Бессмертие. Уфа, 1972.

Автор — Г.М.Габделхакова