Биографиясе

1960 елның 4 июлендә Кукмара районы Кукмара поселогында туа.

Казан мәдәният институтын тәмамлый (1982).

1989–2005 елларда (бүленеп) «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниесендә: «Агыла да болыт агыла», «Нурлы Казан», балалар өчен фәнни-популяр «Һәр тарафта сер яши» дигән радиотапшыруларның мөхәррире һәм алып баручысы.

1991–1997 елларда «Шәһри Казан», «Мәдәни җомга», «Әдәби җомга» газеталарында, «Татарстан» журналында әдәби хезмәткәр булып эшли.

2006 елдан «Мәгърифәт» газетасында.

Иҗаты

Балалар өчен «Профессор Мияугөл» (1991), «Тәмуг чәчәге» (1996), «Ак болыт» (1999) исемле фантастик һәм маҗаралы повесть, хикәяләр, «Әче балан» (2002) исемле детектив хикәяләр җыентыклары, «Һәркемнең үз юлы» романы (2005), «Ахырзаман шаукымы» повесте (2006) авторы.

Әсәрләре үзенчәлекле стильдә, милли рухта язылган.

Мәхмүди шулай ук радиоспектакльләргә сценарийлар язучы һәм аларның режиссёры буларак та билгеле: «Калканлы Идел», 2000; «Сары каеш — сары сагыш», 2001; «Бүре», 2002 тапшырулары.

Әдәбият       

Әдипләребез: Биобиблиографик белешмәлек. К., 2009. Т. 2.     

Автор — Г.М. Габделхакова