Биографиясе

1870 ел, хәзерге Әлки районы Төгәлбай авылы — 1921 ел, Казан.

«Мөхәммәдия» (Казан) мәдрәсәсендә белем ала.

Кыямкари күпкырлы талант иясе: ул татар бәге Чура-батырның борынгы нәсел шәҗәрәсен төзүче буларак та («Үтәк шәҗәрәсе», 1911), Г.Тукай исеме белән бәйле ХХ йөз башы биналарының фоторәсемнәрен тарихта калдырган беренче татар фотографы буларак та билгеле.

ХХ йөз башында литография ысулы белән В.В.Вараксин типолитографиясендә басылган төсле «Шифалы айәтләр язылган шәмаил» һ.б. шәмаилләр авторы (ТР Милли музеенда саклана).

Кыямкариның, хаттат буларак, алтын кара белән гарәп имлясының «сөлес» ысулында күчереп язган «Мәүлед китабы», «Әмәли гакыйдәсе», «Хөсне хат», «Хуш хат» кебек китаплары булганлыгы билгеле.

Әдәбият

Шәмсутов Р.И. Слово и образ в татарском шамаиле: От прошлого до настоящего. К., 2003.;

Әхмәтҗанов М. Татарлардан беренче фотограф // Татарстан хәбәрләре. 1992. 21 апр.