Биографиясе

1881 елның 5 мае, Пенза шәһәре — 1918 елның 1 апреле, Пенза губернасы Краснослободск шәһәре.

1902 елда Казан татар укытучылар мәктәбен тәмамлый.

1902–1911 елларда рус-татар училищесендә укыта, 1911–1916 елларда «Касыймия» мәдрәсәсендә. Уку елларында марксистик әдәбиятны өйрәнә, социал-демократлар түгәрәкләренә йөри башлый, эшчеләр арасында «Искра» газетасын тарата, РСДРП ның Казан комитеты листовкаларын, революцион характердагы брошюраларны татарчага тәрҗемә итә.

1905 елның 21 октябрендә шәһәр кораллы күтәрелешендә катнаша һәм кулга алына. Халык училищеләре инспекторы үтенече белән 19 ноябрьдә азат ителә.

1913 елга кадәр полициянең даими күзәтүе астында яши.

Иҗаты

«Азат», «Азат халык», «Казан мөхбире», «Волжско-Камская речь» газеталарында Казан губернасы эшчеләре һәм крәстияннәренең яшәү шартлары, Казанның мәдәни тормышы, Европа дәүләтләре конституцияләре һ.б. хакында мәкаләләр бастыра.

Дүрт пьеса авторы. Икесенең кулъязмалары («Кем гаепле?», «Әбүҗәһел») югалган. «Ике фикер» (1906; «Кара һәм кызыл» исеме белән 1919 елда куела) һәм «Яшь гомер» (1907, 1917 елларда куела, 2 нче басма, 1981) пьесаларында татар әдәбиятында тәүге күренеш буларак сыйнфый көрәш идеологиясе гәүдәләндерелә, эшчеләр һәм революцион зыялылар образлары тудырыла, яңа (аллегорик һәм метафорик образлар) сәнгати ысуллар файдаланыла.

Әдип Г.Камал белән беррәттән татар сәхнәсе телен формалаштыруда зур роль уйный. «Уалган мол» (1906; 2 нче басма 1981) хикәясендә Коләхмәтов аллегория аша (көчле су стихиясе юлындагы киртәләрне җимерә) кешеләрнең бөтен киртәләрне дә ерып чыга алырлык бердәмлек көчен күрсәтә; «Ник уйгандым?» (1910) сатирик хикәясендә дини фанатизм фаш ителә.

Әдәбият

Гафур Кулахметов: Сб. статей, посвящённых 100-летию со дня рождения писателя-революционера. К., 1983.

Автор — А.Г.Әхмәдуллин