- РУС
- ТАТ
1894 елның 3 октябре, Уфа өязе Келәш авылы — 1993 елның 26 июне, Уфа шәһәре.
«Галия» мәдрәсәсен тәмамлагач (1918), Уфа өязе Красная Горка авылында (1918–1919), Омск шәһәренең 2 нче ир балалар урта мәктәбендә (1919–1920) татар теле һәм әдәбияты укыта, бер үк вакытта «Азат Себер» газетасында хезмәттәшлек итә.
1925 елдан Уфа шәһәрендә яши. «Башкортстан» газетасы (1925–1933), «Октябрь» журналы (1931–1933) редакцияләрендә эшли.
1935 елдан БАССР Язучылар берлегендә (1943–1948 елда идарә рәисе). Иҗаты
Кудашның 1914 елда «Тормыш» газетасында (Уфа) һәм «Кармак» журналында (Оренбург шәһәре) басылып чыккан беренче шигырьләре идея-тематик юнәлеше һәм сатирик алымнары белән Г.Тукай әсәрләренә охшаш. Аның башлангыч чор иҗатына җәмгыять төзелешеннән риза булмау, самодержавие изүенә каршы протест, җәберләнгән халык, хатын-кызның хокуксызлыгы өчен әрнү кебек мотивлар белән беррәттән өметле киләчәккә ышану чалымнары да хас.
1917 елда аның татар телендә басылган ике шигъри җыентыгы дөнья күрә: «Ак билетлар бәете» һәм «Азатлык җырлары» дип аталган бу җыентыкларда шагыйрь ул чор өчен мөһим булган тынычлык, җир һәм ирек хокукы, татар халкының мөстәкыйльлеге кебек мәсьәләләрне күтәреп чыга, тарихи үткәнгә мөрәҗәгать итеп, татарларның кайчандыр үз дәүләтләре булганлыгына басым ясый («Татар теләге» җыентыгы, 1918). Гражданнар сугышы чоры шигырьләрендә шагыйрь яңа эпоханың бөеклегенә, ирекле иҗади хезмәткә, эшче һәм крәстияннәр дуслыгына дан җырлый: «Сабан җырлары» (Уфа, 1926), «Утауда» (1927), «Көрәш батыры» (Уфа, 1928) җыентыклары.
1930 еллар башыннан Кудаш башкорт телендә иҗат итә. «Бәхет законы» (Уфа, 1937), «Республика йырлай» (Уфа, 1940) шигъри җыентыклары, «Икенсе йәшлек» (Уфа, 1934), «Хәмиҙәнең шатлығы» (Уфа, 1936) хикәяләр җыентыклары, «Атаҡлы кешеләр» (Уфа, 1935) очерклар сериясе, «Кушкаен» (Уфа, 1936) шигъри романы һ.б.ларның төп темалары — туган республикасының социалистик төзелештәге уңышлары, замандашларының уңай образлары.
Шулай ук Кудаш тормыш чынбарлыгын матурлап күрсәтергә дә омтыла: «Алтын асҡыс» (Уфа, 1939), «Кауышыу» (Уфа, 1939) поэмалары.
Бөек Ватан сугышы еллары иҗатының геройлары — фашист илбасарларына каршы көрәшүче фидакарь сугышчылар («Саҡырыу» (Уфа, 1942), «Бөтә йөрәктән» (Уфа, 1943) шигъри җыентыклар; «Башҡорт атлылары» (Уфа, 1943) очерклар җыентыгы). Сугыштан соңгы шигырь һәм поэмалары тормыш мәгънәсе, замандашлары язмышы турында фәлсәфи уйланулар белән сугарылган («Минең мөхәббәтем» (Уфа, 1956), «Япраҡтар койолғанда» (Уфа, 1960), «Минең баҡсамда» (Уфа, 1964), «Тау юлында», (Уфа, 1972), «Һөйөү һүҙҙәре» (Уфа, 1981) җыентыклары).
Кудаш шулай ук сатирик шигырьләр һәм мәсәлләр, проза әсәрләре дә иҗат итә. «Яҙҙы ҡаршылағанда» (Уфа, 1954) исемле тарихи-биографик повестендә Г.Тукайның, 1912 елның язында Уфага килеп, М.Гафури белән очрашуына бәйле вакыйгалар яктыртыла. «Хәтерҙә ҡалган минуттар» (Уфа, 1958), «Йәшлек эҙҙәре буйлап» (Уфа, 1964), «Бабич менән осрашҡанда» (Уфа, 1964) исемле истәлекләр китапларында Кудашның 1910–1930 елларда Башкортстанның, Татарстанның һәм Казакъстанның күренекле әдәбият әһелләре белән шәхсән очрашып сөйләшүләреннән алган тәэсирләре яктыртыла.
Кудашның балалар өчен язган китаплары да бар: «Боярҙар бар саҡта» (Уфа, 1928); «Әҙер бул!» (Уфа, 1935); «Урман әкияте» (Уфа, 1937); «Бәхетле балалыҡ» (Уфа, 1940). Ул хәзерге әдәбиятка, әдәби иҗатның теоретик һәм гамәли мәсьәләләренә багышланган публицистик мәкаләләр белән дә чыгыш ясый.
Аның күп кенә әсәрләре рус, татар, үзбәк, украин, таҗик, казакъ һ.б. телләргә тәрҗемә ителә.
Башкортстан АССРның Салават Юлаев исемендәге дәүләт бүләге лауреаты. Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе», Халыклар дуслыгы орденнары белән бүләкләнә.
Сайланма шигырьләр. Уфа, 1940;
Шигырьләр һәм поэмалар. К., 1941;
Хәтердә калган минутлар. К., 1959;
Яшьлек эзләре буйлап. К., 1964;
Избранные произведения: В 2 т. Уфа, 1970;
Стихи и поэмы. Уфа, 1984;
Әҫәрҙәр: 4 томда. Өфө, 1946–53;
Һайланма әҫәрҙәр: 3 томда. Өфө, 1965–67;
Шиғырҙар. Өфө, 1974.
Кудашев А. Жизненный путь поэта. Уфа, 1943;
Кудашева С., Кузеев Р. Жизнь длиною в один век: Воспоминания. Уфа, 1998;
Хөсәйенов Г. Сәйфи Ҡудаш ижады. Өфө, 1959;
Сәйфи Ҡудаш ижады: Мәҡәләләр йыйынтығы. Өфө, 1986.
Автор — С.Г.Сафуанов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.