Биографиясе

1898 ел, Казан губернасы, Тәтеш өязе Чүри-Бураш авылы — 1938 елның 1 августы, Уфа шәһәре.

Гражданнар сугышында катнаша.

Грозный шәһәрендәге нефть һәм Әстерхан балык промыселларында, Мәскәүдә «Кызыл Шәрекъ» басмаханәсендә эшли.

1921 елдан «Эшче», «Яшь эшче» газеталарында, «Ударниклар», «Кечкенә иптәшләр» журналларында хезмәттәшлек итә.

Мәскәүдә 1925 елда аның «Чүкеч җырлары», «Комсомол җырлары», 1927 елда «Шигырьләр», 1929 елда «Кызыл лачыннар», 1933 елда «Үсү рапортлары» исемле, Октябрь революциясенә мәдхия җырлаган шигъри җыентыклары дөнья күрә.

1920 еллар ахыры — 1930 еллар башында Крыймов поэзиясендә эшчеләр сыйныфы төп темага әйләнә, лирик геройның рухи дөньясына игътибар арта («Эш иртәсе», 1929; «Җырларымны бирдем күмергә», 1931). 1930 еллар поэмаларында («Онытылган җырлар», «Провокатор», «Фатыйма», «Партизаннар») социаль юнәлеш өстенлек ала.

Әсәрләре

М.Крыймов әсәрләре: 4 томда. К., 1930–32;

Шигырьләр, поэмалар. К., 1961.

Әдәбият

Мансур Крыймов // Казан утлары. 1968. № 12.                     

Автор — Р.Р.Мусабәкова