Биографиясе

1950 елның 19 декабре, Әстерхан өлкәсенең Красноярск районы Дельта станциясе — 2007 елның 27 декабре, Казан.

Рус телендә яза.

Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институтын (1977) тәмамлаганнан соң, 1983 елга кадәр Казан резина-техник әйберләр заводының күп тиражлы «Прогресс», Татшвейбытның «Рабочая честь» газеталары редакцияләрендә, КПССның Татарстан өлкә комитеты нәшриятында, «Комсомолец Татарии» газетасы редакциясендә эшли.

1983–1989 да ТАССРның Телевидение һәм радиотапшырулар дәүләт комитетында әдәби-драматик тапшырулар мөхәррире.

1989–2006 да «Идел» журналында: бүлек мөхәррире, 1991 елдан баш мөхәррир урынбасары.

«Миләш тәлгәше» («Гроздь рябины», 1985), «Ике тавыш» («Два голоса», 1990), «Таң сызыгы» («Меж светом и тьмой», 2000) шигъри җыентыклары, балалар өчен «Кышкы яңгыр» («Зимний дождик», 1988) шигырьләр китабы авторы. Кожевникованың иҗаты ихлас һәм шул ук вакытта парадоксаль дә.

Ул Г.Сәмитова, Х.Туфан, С.Хәким, Н.Арсланов, шәһәреГалиев, Ә.Баян, Г.Сабитов, Р.Харис, Р.Фәйзуллин, Зөлфәт, Р.Миңнуллин, Г.Зәйнашева, Х.Халиков шигырьләрен, татар халык әкиятләрен, курчак театры өчен пьесаларны русчага тәрҗемә итә.

Әдәбият

Малышев С. Три жизни Розы Кожевниковой // Татарстан. 2002. № 3.

Автор – Р.Р.Мусабәкова