Эчтәлек

1853 елның 15 июле, Житомир шәһәре —1921 елның 25 декабре, Полтава шәһәре.

«Макар төше» («Сон Макара», 1883), «Сукыр музыкант» («Слепой музыкант», 1886), «Павлов очерклары» («Павловские очерки», 1890), «Тел белмәү» («Без языка», 1895) исемле хикәя һәм повестьлар, автобиографик «Замандашым турында» («История моего современника», 1922) әсәре һ.б. авторы.

1879 елда революционерлар белән элемтәдә тора дигән шик тудыруы сәбәпле, аны кулга алалар һәм сөргенгә озаталар. Казанда Якутия ягына сөргенгә барганда (1880) һәм аннан әйләнеп кайтканда (1884) була.

1885 елда «Волжский вестник» газетасында языша. Анда ул «Изге бәйрәм алдындагы төн» («В ночь под светлый праздник»), «Чиркәүдә чаң кагучы карт» («Старый звонарь»), «Диңгез» («Море»), «Караңгы почмак» («Глушь»), «Станокта» («На станке») исемле очерк һәм хикәяләрен бастыра.

1888 елның маенда Красновидово авылында бергә сөргендә яшәгән М.А.Ромась исемле дустында була. Соңыннан ул «Рәссам Алымов» (1896) хикәясендәге төп геройның прототибына әверелә.

1888 елның августында язучылар һәм журналистлар берлеге төзү нияте белән Казанга килә (полиция рөхсәт бирми).

1895 елда Чистай, Алабуга, Мамадышта булып китә.

Әсәр.: Собр. соч.: В 10 т. М., 1953–56; Собр. соч.: В 6 т. М., 1971.

Әдәбият

В.Г.Короленко в воспоминаниях современников. М., 1962.

Автор — Ж.Ф.Хәкимова