- РУС
- ТАТ
Чын исеме-фамилиясе Сөләйманов Ягъкуб.
Якынча 1885, Казан губернасы, Чистай өязе Кизләү авылы — 1940.
«Күз яшьләре» (1913) исемле шигъри җыентык, үзенең шигырьләре һәм М.Ю.Лермонтов, А.В.Кольцов, С.Д. Дрожжин, Л.Н.Толстой әсәрлеренең тәрҗемәләре кергән «Бер баланың җир хакында уйлары. Күңел ачкычы. Толстой әкиятләре» китабы (1913) авторы.
Г.Тукай вафатына кайгырып, «Сөекле шагыйремез мәрхүм Габдулла Тукаев рухына» (1913) шигырен яза.
Иҗатында татар халкын мәгърифәтле булырга өнди, аның киләчәк язмышын кайгырта. Шигырьләренә күңел төшенкелеге (пессимистик рух), тормышның гаделсез булуына офтану хас («Дөньяда тордым...», 1913).
Татар шигърияте: ХХ гасыр башы / Төз. З.Рәмиев. К., 2004.
Автор — М.И.Әхмәтҗанов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.